«Бу сәер әкиятче безнең арада яшәде…»: әдәби сәгать (12+)

14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Ал җилкәннәр безне кая чакыра» исемле әдәби сәгать уздырды.

ф14
14 ф. Алые паруса 1
14 ф. Алые паруса 2
14 ф. Алые паруса 3
14 ф. Алые паруса
14 фил. Алые паруса 3

Чарада катнашучылар рус язучысы Александр Грин тудырган гаҗәеп ил Гринландиянең үзенчәлекле маршруты буйлап сәяхәт кылды. Бу илнең үз диңгезләре, шәһәрләре, кораблары, диңгез буе авыллары, урманнары бар. Бу илдә гаҗәеп батыр, көчле, ярата һәм хыяллана белүче кешеләр яши. 
«Капитан Грин» дип аталган беренче тукталышта алар Александр Гринның кызыклы биографиясе белән танышты. Язучының тормышы һәм иҗаты турында фильмнан өзекне карады. Киләсе тукталыш «Өмет җилкәннәре» дип аталды. Монда балалар «Алые паруса» повесть-феериясенең язылу тарихы, бу китапны язу уеның ничек барлыкка килүе турында белде. «Ассоль һәм Грэй» дигән иң романтик тукталышта китап буенча фикер алыштылар. Китапханәче, сюжетны сөйләп, балаларга сораулар бирде: «Ассоль һәм Грэй ничек очраша?», «Әсәрдә фантастика бармы?», «Безнең чынбарлык тормышта без нинди могҗизалар тудыра алабыз?»
Очрашуда җырлар яңгырады, шул ук исемдәге фильмнан өзекләр күрсәтелде. Балалар белән бергә романтика, югары бәхет турында хыяллану кешегә көч бирә, ә яхшылык һәм могҗизага ышаныч иң авыр сынаулар вакытында да ярдәм итәргә сәләтле дигән нәтиҗә ясады. Иң мөһиме, үз хыялыңа ышанырга кирәк, һәм ул һичшиксез тормышка ашачак. 
Чара азагында балалар ал җилкәннәр белән кораб ясады һәм анда үз хыялын язып куйды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: