«Без дүрт аяклы дусларыбыз өчен җаваплы»: әдәби сәгать (6+)

30 гыйнвар көнне 11 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен А.П.Чеховның «Каштанка» һәм А.И.Купринның «Белый пудель» әсәрләре буенча «Без дүрт аяклы дусларыбыз өчен җаваплы» дигән әдәби сәгать узды.

мы несем
20230130_133916
20230130_131320

Балалар А.П.Чехов һәм А.И.Купринның кызыклы биографияләре, «Каштанка» һәм «Белый пудель» әсәрләренең язылу тарихы белән танышты. Чара бик җанлы узды. Катнашучылар әсәрләр турында фикер алышты һәм уйланды. Әлеге әсәрләр укучыларын бер-береңә һәм хайваннарга карата кешелекле, яхшы күңелле, намуслы булырга өйрәтә дигән нәтиҗә ясадылар. 

Чара азагында балалар әлеге әсәрләре буенча бәйге һәм уеннарда катнашты. Эчтәлекне һәм текстны яхшы белүләрен күрсәттеләр. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: