«Бөек кешеләрнең алиһәләре»: әдәби сәгать (12+)

19 апрель көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге өлкән сыйныф укучылары өчен бөек шәхесләргә илһам бирүче һәм күп кенә әдәби шедеврларның дөньяга килүенә сәбәпче булган хатын-кызларга багышланган «Бөек кешеләрнең алиһәләре» дигән әдәби сәгать уздырды. Барысына да Федор Достоевский һәм Анна Сниткина мәхәббәте тарихы, Джон Толкин һәм аның алиһәсе, хатыны һәм 55 ел бергә гомер иткән мәңгелек мәхәббәте Эдит, 45 әсәр иҗат итәргә илһамландырган Эвелина һәм Бальзакның 17 еллык романтик хат алышуы турында белү бик кызыклы булды. Чара катнашучыларны бөекләр әсәрләрендә җырлаган үзенчәлекле хатын-кызлар белән таныштырырга ярдәм итүче видеоязмалар һәм электрон презентация белән үрелеп барды.

Поделиться: