«Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә» әдәби сәгате (0+)

12 февральдә 12 нче санлы китапханә хезмәткәре татар шагыйре, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган чара уздырды.  
Очрашуда катнашучылар шагыйрьнең биографиясе – балачагыннан һәм таланты үсүдән алып хәрби корреспондентның һәм нацист концлагере әсиренең фаҗигале язмышына кадәр битләре белән танышты.

1мудж12ф
2мусдж12ф
3мусдж12ф
4мусдж12ф

Китапханәче катнашучыларга Җәлилнең сугыш еллары, фашистларга каршы героик каршы торуы һәм «Моабит дәфтәре» циклыннан танылган әсәрләрне язуның җиңел булмаган юллары турында сөйләүче презентацияне тәкъдим итте. Бу әсәрләр кыюлык һәм совет солдатының рәхимсез сугыә сынаулары алдында буйсынмавы символларына әйләнде. 

Китапханәче әзерләгән, бөек язучының тормышын һәм иҗатын тирәнрәк өйрәнергә һәм шул ук вакытта вакытны күңелле итеп уздырырга мөмкинлек бирүче викторина чараның йомгаклау этабы булды. Кызыклы сорауларга җавап биреп, кунаклар Җәлилнең язмышы һәм иҗаты турында бик күп яңа мәгълүматлар алды, шулай ук әдәбият тарихы буенча яхшы белемнәрен күрсәтте. 

Чара югары хисчән нотада ахырына якынлашты: катнашучылар, шагыйрьнең борчылулары тирәнлеген, аның яхшылыкның явызлыкны җиңүенә ышанычын, Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә хөрмәт хисен тоеп, Муса Җәлилнең тетрәндергеч шигырьләрен кычкырып укыды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: