«Муса Җәлил – сүнмәс йолдыз» әдәби сәгате (6+)
16 февральдә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен бөек татар каһарман-шагыйре Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулуга багышланган әдәби сәгать уздырылды. Балалар өчен кычкырып укулар үткәрелде – алар шагыйрьнең «Куян» шигырен тыңлады һәм фикер алышты. Шулай ук нәни кунаклар өчен шагыйрьнең кызыклы маҗаралары турында Рафаэль Мостафинның «Кечкенә Муса турында хикәяләр» китабыннан өзекләр укылды. Шуннан соң алар зур теләк белән каһарман-шагыйрьнең балалар китаплары белән «аралашты» – иллюстрацияләр карады, таныш сюжетларны искә төшерде. |