«В. Осееваның хикмәтле дәресләре» әдәби сәгате (6+)

19 октябрь көнне 3 нче санлы китапханәдә «Китаплы яллар» проекты кысаларында Валентина Александровна Осееваның иҗатына багышланган «В. Осееваның хикмәтле дәресләре» дигән әдәби сәгать узды. 

литчасцуц
IMG20241017145946 (1) – копия
3ф. Экскурсия (2)

Валентина Осеева – сизгер күңелле язучы, аның әсәрләре балаларны яхшылыкка, әдәплелеккә, гаделлеккә һәм намуслылыкка өйрәтә, шулай ук әйләнә-тирә тормыш турында уйланырга мәҗбүр итә, дус һәм төрле яшьтәге кешеләр белән тату мөнәсәбәттә булырга өйрәтә. Танып белү чарасы Валентина Осееваның тормышы һәм иҗаты турында кызыклы итеп сөйләүдән башланды. Шуннан соң язучының «Синие листья», «Волшебные слова», «Три товарища», «Сыновья» дигән кечкенә әсәрләре тыңланды. Яшь китап сөючеләр китап геройларының гамәлләре турында фикер алышты. Бик җанлы һәм күңелле итеп балалар язучының иҗаты буенча викторинада катнашты, кешенең яхшы сыйфатлары белән «ромашка»ны җыйды. 
Чара азагында балалар зур кызыксыну белән Валентина Александровнаның «Валентина Осееваның хикмәтле китаплары» дигән күргәзмәдәге китапларын карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: