«Гаҗәеп хикәяләү остасы»: әдәби сәгать (12+)

30 гыйнварда  шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Л.Б.Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы укучылары өчен танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Алексей Николаевич Толстойның 140 еллыгына багышланган «Гаҗәеп хикәяләү остасы» дигән әдәби сәгать уздырды.      

Чара барышында укучылар әсәрләре әдәбиятыбызның алтын фондына мәңгегә кергән язучының тормыш юлы һәм иҗатыннан кызыклы мизгелләре белән танышты. Аның прозаик, шагыйрь буларак үсеше һәм катлаулы революция һәм гражданнар сугышы елларында алпавыт, графтан совет гражданинына әйләнү символы була алуы турында ишетте. «Хождение по мукам», «Пётр I», «Гиперболоид инженера Гарина» романнары геройлары белән танышу әлеге әсәрләр буенча төшерелгән кинофильмнардан китапнамәләр һәм видеоөзекләр күрсәтү белән үрелеп барды. Шулай ук балалар игътибарына аның иҗатының башлангыч чорында язылган лирик һәм чәчмә әсәрләре җыентыклары тәкъдим ителде. Катнашучылар эмиграция чорында юкка чыккан элекке Россия язмышы өчен борчылучы, ә аннан соң иң популяр һәм рус әдәбияты тарихында якты эз калдырган язучының каршылыклы шәхесе серләренә төшенә алгандыр дип ышанасы килә. 

 

Поделиться: