«Китап алиһәсе» дигән әдәби сәгать (12+)
Халыкара хатын-кызлар көне якынлашканда, 7 мартта 23 нче санлы китапханәдә киң даирә укучылар өчен «Китап алиһәсе» дигән әдәби сәгать узды. Чарада катнашучылар китапханәче белән берлектә 19 нчы гасырның иң күркәм хатын-кыз образлары «галереясы буенча экскурсия» кылды. «Евгений Онегин» романыннан онытылмас Татьяна Ларина образын; рус әдәбиятындагы иң якты образларның берсе – «Война и мир» романыннан Наташа Ростова; «Мастер и Маргарита» романының дәрт-дәрманы ташып торган, ихлас һәм тугры герое; Анна Каренинаны – Л. Н. Толстойның шул ук исемдәге роман герое; «Первая любовь» повестеның танылган һәм матур герое Зинаиданы; «А зори здесь тихие» повестендагы зенитчы кызлар образларын искә төшерделәр. Чарага китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, һәм катнашучылар үзләренең яраткан әсәрләре, алардагы хатын-кыз образлары турында сөйләде.
|