«Көзләр миңа тормыш биргән»: әдәби сәгать (18+)
16
Сентябрь 2022
Җомга
Көз – елның гүзәл һәм күркәм бер чоры, ул рәссам кебек, табигатьне матур ачык төсләргә буйый. Ул безгә татар шагыйрьләренең йолдызлыгын бүләк иткән: алар арасында А. Юнысов, Р. Рахман, Н. Арсланов һ.б. 16 октябрьдә «Изгелек» инвалидларны тернәкләдерү үзәгендә узган «Көзләр миңа тормыш биргән» дигән әдәби сәгать әлеге шагыйрьләргә багышланды. 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре очрашу кунакларын табигать матурлыгына, мәхәббәткә дан җырлаучы шигърият дөньясына мавыктыргыч сәяхәт уздырды. Катнашучылар әлеге язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты турында күп кенә яңа мәгълүматлар белде, үзләре өчен яңа исемнәр ачты. |