«Италия әкиятчесе Джанни Родари» әдәби сәгате (6+)

2025 елда итальян әкиятчесе Джанни Родариның тууына 105 ел тула.  Ә сез беләсезме, балачагында Джанни барлык буш вакытын китапханәдә уздырган.

13 ф. 24.11.25 лит. час Итальянск. сказочник Родари фото 1
13 ф. 24.11.25 лит. час Итальянский сказочник Родари фото 2

Әдәби сәгать барышында балалар язучының тормыш юлыннан кызыклы фактлар һәм аның  «Приключения Чиполлино», «Путешествие Голубой Стрелы», «Джельсомино в стране лжецов» һәм «Сказки по телефону» кебек танылган әсәрләре белән танышты. Бу китапларда күңелле һәм гыйбрәтле сюжетлар. Аның әсәрләре геройлары – җанланган яшелчәләр, курчаклар, акыллы җәнлекләр һәм, әлбәттә инде, балалар. Чарада катнашучылар китапханә фондындагы Родари китаплары белән танышты һәм «Приключения Чиполлино» китабы буенча интерактив викторинада үз белемнәрен тикшереп карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: