«Гоголь: танылган, таныш булмаган, серле» әдәби сәгате (12+)

18 апрель көнне 16 нчы санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен бөек язучы, драматург һәм публицист Николай Васильевич Гогольнең тууына 215 ел тулуга багышланган «Гоголь: танылган, таныш булмаган, серле» дигән әдәби сәгать уздырды. Гогольнең тормыш һәм иҗат юлы, аның фаҗигале язмышы хәзергәчә серле булып кала, менә ничә буын өйрәнүчеләр аны чишәргә тырыша. 

прсчапго
IMG-20240418-WA0007
IMG-20240418-WA0016
IMG-20240418-WA0021
IMG-20240418-WA0031
Әдәби очрашуда катнашучылар язучыны тормышы дәвамында нинди серләр әйләндереп алуын белергә һәм аның әсәрләренең даһилыгы серен аңларга тырышты. «Библиографлар» һәм «Әдәбиятчылар» дигән ике командага бүленеп, яшүсмерләр әдәбият тарихындагы иң мистик язучының әдәби портретын төзеде. «Библиографлар» Николай Гогольнең тормышындагы кызыклы фактлар һәм серле вакыйгалар белән таныштырды; «Әдәбиятчылар» командасы, авторның танылган әсәрләрен тәкъдим итеп һәм әсәрләреннән өзекләрне укып, язучының иҗатын ачып салды. Виртуаль презентация буйлап сәяхәт итеп, очрашуда катнашучылар «Вечера на хуторе близ Диканьки» китабы, «Ревизор» комедиясе, «Шинель» повесте мотивлары буенча төшерелгән нәфис фильмнардан өзекләрне карады. Аудитория игътибарына шулай ук язучының тормыш юлындагы кызыклы фактлар, үзенең бөек әсәрләрен ничек иҗат итүе турында сөйләүче документаль фильм тәкъдим ителде. Әлеге чара Гогольнең безнең өчен әдәбиятта гына түгел, ә тарихта да аерым бер эпоха ачуы, ә аның даһи әсәрләренең күп еллар элек ничек актуаль һәм кызыклы булса, бүгенге көндә дә популярлыгын югалтмавын тагын бер кат дәлилләде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: