«Сезнең өчен, балалар, кызыклы китаплар» әдәби сәгате (6+)

8 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы кысаларында, яшь китап сөючеләр өчен «Сезнең өчен, балалар, кызыклы китаплар» әдәби сәгате уздырды.

шзлыэпыув
(1)IMG_1615
(2)IMG_1624
(3)IMG_1654
(4)IMG_1747
(5)IMG_1729

Балалар яраткан китаплары битләре буйлап күңелле сәяхәткә юл тотты. Китапханәче танылган язучылар В. Бианки, Л. Толстой, Э. Успенский, С. Маршакларның танылган балалар әсәрләре турында сөйләде. Чара барышында укучылар «Искә төшер» әдәби уенында катнашты, анда хикәяләрнең исемнәрен искә төшерергә һәм дәвам итеп әйтергә кирәк булды. Эдуард Успенский китабы буенча төшерелгән мультфильмны караганнан соң, балалар табышмаклар чиште һәм «Чебурашкада кунакта» уен-викторинасы сорауларына җавап бирде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: