«Бергәләп укыйбыз!» әдәби сәгате (12+)

30 гыйнварда Үзәк балалар модель китапханәсендә «Беренчеләр хәрәкәте китапханәдә» проекты китап клубының актив катнашучылары Гэнк Кавамурның «Если все кошки в мире исчезнут» әсәре турында фикер алышты.

IMG_20260130_165156_843
IMG_20260130_165158_772

Бу китап үзенең тирәнлеге һәм фәлсәфи мәгънәсе белән клубта катнашучыларның йөрәген биләп алды. Алар бергәләп яшәү һәм үлем, сайлау һәм мәҗбүри ризалашу, мәхәббәт һәм югалту кебек гади булмаган сораулар турында уйланды. Һәркем, һәр детальнең никадәр мөһим булуын ассызыклап, романнан алган кичерешләре белән уртаклашты. 

Очрашу катнашучыларда бердәмлек һәм илһам хисе калдырды. Китапханә исә китап һәм әдәбият сөюче дуслар өчен очрашу урыны булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: