«Туган телдә китаплар укыйбыз» әдәби сәгате (6+)

21 февральдә, Халыкара туган тел көне кысаларында, 23 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Туган телдә китаплар укыйбыз» әдәби сәгате уздырды.

23фф
23ф. Литературный час «Читаем книги на родном языке» (6 ) (2)
23ф. Литературный час «Читаем книги на родном языке» (6 ) (3)
23ф. Литературный час «Читаем книги на родном языке» (6 ) (6)
23ф. Литературный час «Читаем книги на родном языке» (6 ) (8)
23ф. Литературный час «Читаем книги на родном языке» (6 ) (9)
23ф. Литературный час «Читаем книги на родном языке» (6 )

Халыкара туган тел көне 2000 елдан ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 30 нчы сессиясе инициативасы белән (1999 елның ноябре) югала баручы телләрне саклау һәм үстерү максатында билгеләп үтелә. Җир шарында алты меңләп тел бар, аларның яртысы юкка чыгу чигенә җиткән. Сәбәбе – аз кулланылучы телләрне киң таралган, гомум кабул ителгшн, документ эшләре алып барылучы телләрнең йота баруы. 
Телләрнең язмышы ничек ачыклана? Телләрне кулланудан баш тарту нәрсәгә илтәчәк? Әлеге һәм башка сорауларга чара барышында җавап эзләделәр. Балалар тел турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерде, танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен укыды һәм туган телгә багышланган җырлар тыңлады, җирле язучылар иҗаты белән танышты. Танып белү сәгате ике телдә алып барылды. Чара балалар башкаруында «И, Туган тел» җыры белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: