«А.П. Чехов – кичә, бүген, иртәгә» әдәби сәгате (12+)

29 гыйнварда 16 нчы санлы китапханә җиденче сыйныф укучылары өчен бөек язучы, талантлы драматург Антон Павлович Чеховның тууына 215 ел тулуга багышланган  «А.П. Чехов – кичә, бүген, иртәгә» әдәби сәгате уздырды. Электрон презентация слайдлары буйлап сәяхәт итеп, балалар язучының музей-йорты, булачак язучы укыган гимназияне күрде, балачак һәм гимназия еллары турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар белде, Чеховлар гаиләсенең элекке фотоларын карады, шулай ук Таганрог, Ялта, Сахалинда Чехов булган урыннар буенча кызыклы экскурсия кылды.

чех
IMG-20250129-WA0030
1738231113221
IMG-20250129-WA0034
Чехов катнашучылар алдында талантлы табиб, меценат, юмор һәм үзирониягә ия мәрхәмәтле кеше буларак ачылды. А.П. Чеховның әдәби эшчәнлегенә зур игътибар бирелде, укучыларга язучының 50дән артык кызыклы тәхәллүсе булганлыгы һәм аның әсәрләрен дөньядагы бик күп театрлар куюы турында мәгълүмат аеруча кызыклы булды. Чара азагында яшьләргә «Чехов хикәяләре дөньясында» викторинасы сорауларына җавап бирергә тәкъдим ителде. Китапханә фондындагы китаплар һәм журнал мәкаләләреннән торган «Тиңдәшсез тормыш рәссамы» дигән күргәзмә яраткан язучының китаплар дөньясына кереп чумарга мөмкинлек бирде. Китапханәче шулай ук бөек кыска хикәя остасының якты, яхшы, ихлас һәм күркәм дөньясын янәдән ача алсыннар өчен, китапханәгә килергә һәм юбиляр язучының китапларын алырга тәкъдим итте!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: