«Җуелмас мирас» әдәби сәгате (6+)

23 апрельдә 16 нчы санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Җуелмас мирас» әдәби сәгате уздырды. Чара шагыйрь һәм балалар язучысы Заһирә Гомәрованың тууына 95 ел тулуга багышланды.

загира гумерова
IMG-20250423-WA0002
20250423_083156 — копия
20250423_083859 — копия
IMG-20250423-WA0008 — копия

З. Гомәрова – дистәдән артык балалар өчен шигырьләр һәм хикәяләр китабы авторы. Очрашу вакытында балалар язучының тормыш юлы белән танышты, аның әсәрләрен тыңлады. Аның «Матур безнең Мишәбез», «Класста», «Туган авылым» кебек әсәрләрендә кечкенәдән үзеңдә кыюлык, гаделлек, дуслык хисе, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүнең никадәр мөһим булуы турында бәян ителә. Балалар бик теләп З.Гомәрова язган кызыклы табышмакларны чиште, шулай ук аларга авторның «Теш сызлый», «Үпкәләшү», «Мактанчык Айдар» кебек кызыклы, кыска юмористик хикәя-мәзәкләре бик ошады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: