«Тел – халыкның тәүбәсе» Әдәби кичә (12+)

21 февральдә 17 нче санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен Халыкара туган тел көне уңаеннан «Тел – халыкның тәүбәсе» исемле әдәби кичә узды.

20190221_133229
20190221_133923
20190221_133537
20190221_135513
20190221_133214

Китапханәче балаларны бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, укучылар «Туган тел көне» презентациясен карады, җир йөзендәге телләрнең күптөрлелеге, туган телнең халык характерын, хәтерен, тарихын, рухи байлыгын чагылдыруы хакында мәгълүмат алды.

Тел ул – аралашу коралы гына түгел. Кеше тормышында ул бик зур һәм мөһим урын алып тора.

Чара барышында балалар сөйләм этикеты нормаларын өйрәнде, викторина сорауларына җавап бирде, китап турындагы мәкальләрнең ахырын дөрес итеп әйтергә тырышты, фразеологик әйтемнәрнең мәгънәләрен аңлатты. Укучылар тамашачы каршында Г.Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җырын башкарды, әдәбият классикларының туган тел турындагы гыйбарәләрен яттан сөйләде. А.Ахматова, В.Шефнер, В. Полторацкий шигырьләреннән өзекләрне тыңлап, телнең көчлелеге һәм тоткан урыны хакында нәтиҗәләр чыгарды, туган телне сакларга, телдән һәм язмача сөйләмдә телнең байлыгын дөрес итеп кулланырга кирәклеге турында аңладылар.

Бу көнне китапханәгә килүче укучылар «Туган тел җәүһәрләре» исемле китап күргәзмәсе белән таныша алды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: