Әдәби кичә «Гомерләр яшәргә бирелгән»
21
Февраль 2017
Сишәмбе
21 нче февраль көнне 3 нче китапханәдә шәһәребездә яшәп иҗат иткән танылган шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның 75 елллык юбилеена багышланган әдәби кичә үткәрелде. Китап укучылар шагыйрьнең тормышы, иҗат юлы белән таныштылар. Әлеге кичәдә кунаклар Кадыйр абыйның берсеннән-берсе эчтәлекле, фәлсәфи шигырьләрен укыдылар, аудиоязмадан танылган җырчылар башкаруында К. Сибгатуллин сүзләренә язылган “Миләшле йорт”, “Саубуллашу”, “Сагыну” җырларын тыңладылар. Язучының иҗаты укучыларда зур кызыксыну уятты, кичә дустанә шартларда үтте. |