Язучы Факил Сафин белән әдәби очрашу (6+)

14 февраль көнне 22 нче филиал китапханәсе хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары өчен «Тылсымлы шигырьләр чишмәсе» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.

Әлеге бәйрәмнең төп кунагы – 65 яшен билгеләп үтүче күренекле әдип, Г. Исхакый, А. Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Чаллы Язучылар оешмасы рәисе Факил Сафин булды.

IMG_6462
IMG_6420
IMG_6403
IMG_6374
IMG_6430
IMG_6365

Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырып үтте. Ф. Сафинның шигырьләре уйларга, фикер йөртергә өйрәтә, балалар күңелендә миһербанлылык тәрбияли, тиз отып алына. Әдәби кичә балалар катнашында шагыйрьнең шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды. Укучылар шәһәребездә яшәп иҗат итүче Ф.Сафинның чыгышын, балачак хыяллары турында шигырьләрен, киңәш-нәсихәтләрен дә бирелеп тыңладылар. Кичәдә Факил абый укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Балалар гадилеге, ихласлыгы, тирән эчтәлекле һәм шаян шигырьләре өчен яратып өлгергән шагыйрь абыйларына изге теләкләрен җиткерделәр.

Кичә ахырында күренекле язучы һәр укучыга «Мәйдан» журналы һәм «Көмеш кыңгырау» газеталарын бүләк итте. Очрашудан укучыларның туган телебезне, шигъриятне яратуларына, шәһәребезнең күренекле язучылары иҗаты белән кызыксынуына сөенеп таралыштык.

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: