«Батырлык бар миндә, матурлык»: Разил Вәлиевкә багышланган әдәби кичә

31 январь көнне, шәһәрнең 22 нче китапханәсе, укучылары өчен «Батырлык бар миндә, матурлык» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.

Ул танылган шагыйрь, язучы, җәмәгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге бүләк лауреаты Разил Вәлиевкә багышланды. Чара барышында катнашучылар әдипнең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннан таныштылар. Сүз шагыйрьнең төрле елларда иҗат иткән шигыйрьләре, проза әсәрләре, чит телләрдән тәрҗемә иткән әкиятләре турында алып барылды. Шулай ук аның җәмәгать, сәясәт эшлеклесе буларак кылган эшләре турында да әйтеп кителде. Укучылар Р. Вәлиевның: «Зәңгәр кабырчыклар», «Яшен тамыры» дигән җыентыкларына кертелгән шигырьләрен башкардылар. Аларның игътибарына язучыга багышланган китап күргәзмәсе, аның белән видеоинтервью һәм халыкка яхшы таныш булган: «Кышкы учак», «Бер алманы бишкә бүләек» дигән җырларның музыкаль клиплары тәкъдим ителде.

Поделиться: