«Н.В.Гогольнең кодрәтле сүзе» Әдәби кичә (12+)

3 апрель көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен  «Н.В.Гогольнең кодрәтле сүзе» исемле әдәби кичә  уздырды. Чара язучының 210 еллыгына багышланды.

IMG_20190403_074138
IMG_20190403_081724
IMG_20190403_083237
IMG_20190403_083634
IMG_20190403_084335
IMG_20190403_084441

Кичәдә укучылар XIX гасыр язучысы Н.В. Гогольнең тормыш юлы һәм иҗатыннан күп кенә яңа фактларны белде. Мәсәлән, Николай Васильевич яхшы итеп язу өстенә, әле матур итеп рәсем дә ясый белгән, чигү белән шөгыльләнгән һәм үләннәр белән кызыксынган. Үз эченә бикләнгәнлеге һәм яшеренлелеге аркасында, аңа «серле кәрлә», «үле фикер» һ.б. кушаматлар тагалар.  Чарада укучыларның берсе, Николай Васильевич роленә кереп, алып баручының чыгышын автор сүзләре белән әйтте. Укучылар Н.В.Гоголь иҗаты буенча вируталь сәяхәт итте, аның барышында язучының тормышы белән бәйле булган истәлекле урыннар  – Сорочинцы, Диканька, Мәскәү, Петербург һәм Рим белән танышты. Аерым слайдлар «Вечера на хуторе близ Диканьки» китабына багышланды, арада иң танылганы «Ночь перед Рождеством» повестен балалар сәхнәләштереп, сыйныфташлары алдында үзләренең актерлык сәләтләрен күрсәтте. Өзекне сәхнәләштергәннән соң, геройлар Оксана һәм Вакула сыйныфташлары өчен Николай Васильевичның тормыш юлы һәм иҗаты буенча «Әдәби мозаика» викторинасы үткәрде. Укучылар «Әсәрне таны», «Тылсымлы сандык», «Әдәби белгечләр», «Капма-каршылар» кебек бәйгеләрендә бик теләп катнашты. Алар ярдәмче сүзләр аша әсәрләрне белде, тасвирлау буенча сандыктагы әйберләрне ачыклады, башка язучыларның әсәрләреннән алынган юллар белән чагыштырып карады һәм Гоголь геройларына охшаганнарын тапты, әсәрләрнең капма-каршы мәгънәдә тәкъдим ителгән исемнәрен дөресләде. Чара азагында язучының тормыш юлы һәм иҗатын иң яхшы белүчеләр ачыкланды. Әдәби кичә «Мертвые души» әсәренең кошлар өчлеге турындагы өзеген сәнгатьле итеп уку белән тәмамланды. Классик язучының иҗатына багышланган «Гоголь – рәссам һәм акыл иясе» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: