«Талантлы буын вәкиле»: Рәзил Вәлиевның юбилее уңаеннан оештырылган әдәби кичә
26
Гыйнвар 2017
Пәнҗешәмбе
Татар язучысы Рәзил Вәлиевның 70 яшьлек юбилее уңаеннан 25 нче гыйнвар көнне 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Талантлы буын вәкиле» дип исемләнгән әдәби кичә оештырдылар. Чарага «Рухи мирасыбыз сакчысы» дип аталган китап күргәзмәсе әзерләнде һәм кичә аңы күзәтүдән башланып китте. Китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән видеопрезентация ярдәме белән китап сөюче дуслар язучының тормышы һәм иҗаты белән якыннанрак таныштылар. Балаларда авторның «Гөрләвек», «Кайтаваз кайда яши?» һәм «Кояшлы җыр» китаплары аеруча кызыксыну уятты. Зур теләк белән шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Кичә Рәзил Вәлиев сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды. |