«Канатлы сүз остасы» Әдәби кичә (12+)

28 февральдә 5 нче санлы китапханә хезмәткәрләре Л.Б.Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы укучылары өчен  «Канатлы сүз остасы» исемле әдәби кичә уздырды. Чара рус мәсәлчесе Иван Андреевич Крыловның 250 еллыгына багышланды.

Алып баручы сөйләгәннәрдән укучылар танылган рус язучысы турында белде, аның публицист, шагыйрь, мәсәлче, сатирик-мәгърифәт журналлары нәшер итүче булып хезмәт куюы хакында мәгълүмат алды. Шулай да Крылов рус әдәбиятында, иң беренче чиратта, гыйбрәтле мәсәлләр язучы автор буларак танылган. Аның әсәрләренең төп геройлары күп очракта җәнлекләр. «Чуртан һәм мәче», «Мәче һәм пешекче» әсәрләрен укып, кичәдә катнашучылар мәсәлче кешеләрне үз-үзләрен хөрмәт итәргә, кимчелекләрен табып, аларны төзәтергә өйрәтә дигән нәтиҗә ясады. Крылов тормыш зирәклегенә өйрәтә. Чара барышында укучылар язучының тормыш юлы турында тагын да тулырак мәгълүмат алды, аның гааиләсе, Санкт-Петербург шәһәрендә үткән гомере һәм тормышының кызыклы фактлары турында белде.

Поделиться: