«Без – Җәлил варислары»: Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулу уңаеннан әдәби кичә

16 нчы февраль көнне 12 нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулу уңаеннан балалар бакчасында «Без – Җәлил варислары» дип аталган әдәби кичә уздырды. Китапханәче балаларга Муса Җәлилнең тормыш юлы, ижаты, тоткынлыктагы аянычлы язмышы турында сөйләде. Балалар шагыйрьнең иҗатына багышланган кызыклы фактлар белән таныштылар: Муса кечкенәдән үк шагыйрь булырга хыялланган, бик иртә укырга, язарга өйрәнгән. Әмма, кызганычка каршы, аның беренче шигырьләре сакланып калмаган.  Балалар М.Җәлилнең «Сәгать», «Куян», «Күке», «Кызыл ромашкалар», «Карак песи» шигырьләрен яттан сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларны җырладылар. Чарада шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын чагылдырган электрон презентация һәм китапларыннан төзелгән «Бар җырымны илгә багышладым» дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Поделиться: