«Илһамланып мин Пушкинны укыдым» Әдәби белгечләр турниры (12+)
29
Март 2019
Җомга
29 март көнне өлкән сыйныф укучылары өчен Үзәк балалар китапханәсендә бөек язучы һәм шагыйрь Александр Сергеевич Пушкинның 220 еллыгына багышланган «Илһамланып мин Пушкинны укыдым» исемле әдәби белгечләр турниры уздырылды. Уенда ике команда катнашты. Укучылар «Россия сине мәңге онытмас!» интерактив викторина сорауларына җавап бирде. Уен җиде турда узды, һәрберсе төрле дәрәҗә катлаулылыктагы алтышар сораудан торды. Һәр дөрес җавап өчен командага баллар өстәлә торды. Уен азагында баллар саналды һәм җиңүче команда билгеләнде. Әдәби турнир бик кызыклы һәм мавыктыргыч узды, укучылар актив катнашып, бөек рус язучысының тормыш юлы һәм иҗаты турындагы белемнәрен күрсәтә алды.
|