«Серле китап дөньясы» Әдәби сандык (6+)
18
Март 2019
Дүшәмбе
16 мартта 8 нче санлы балалар китапханәсендә «Китапта кунакта» ял көне клубы әгъзалары өчен «Серле китап дөньясы» исемле әдәби сандык үткәрелде. Балалар игътибарына әкиятләр белән тулы импровизацияләнгән сандык тәкъдим ителде. Әкияттән әкияткә сәяхәт итә-итә, малайлар һәм кызлар «Әкият геройлары сукмагыннан» викторинасы сорауларына җавап бирде. Уенда катнашучыларга әкият геройларына сынауларны һәм каршылыкларны үтәргә ярдәм итүче тылсымлы көчкә ия булган төрле әйберләр турында сүз баручы әсәрләрне атарга кушылды. Ә викторина сорауларына дөрес итеп җавап бирүдә балаларга ышанычлы дуслары – китаплар, аерым алганда С.Волковның «Волшебный сундучок», «Большая книга русских народных сказок», Б. Джеймсның «Заморские сказки» китаплары ярдәм итте.
|