«Китап киштәсеннән сәхнәгә» Әдәби бәйрәм (0+)

26 март көнне Үзәк балалар китапханәсендә Балалар китабы атналыгы үтте. Яшь китап сөючеләр өчен Чаллы дәүләт курчак театры белән берлектә «Китап киштәсеннән сәхнәгә» исемле әдәби бәйрәм уздырылды.

26.03. ЦДБ Театр (9)
26.03. ЦДБ Театр
26.03. ЦДБ Театр (3)
26.03. ЦДБ Театр (10)
26.03. ЦДБ Театр (8)
26.03. ЦДБ Театр (7)
26.03. ЦДБ Театр (4)
26.03. ЦДБ Театр (6)
26.03. ЦДБ Театр (2)

Бәйрәмдә балалар «Китапның туган көне» бәйрәменең килеп чыгу тарихы һәм традицияләре белән танышты, театр турындагы кызыклы сораулары белән җәлеп иткән «Алтын ачкыч» әдәби бәйгесендә катнашты. Чарага килүчеләргә 2019 елның Россиядә Театр елы буларак игълан ителүе турында тагын бер кат исләренә төшерелде һәм театр дөньясына чумып, аның белән якыннанрак танышырга тәкъдим ителде. Курчак театры актерлары «Курчак театры объективында» исемле актерлык осталыгы һөнәри сәгате уздырды. Алар балаларны курчакчы актер һөнәре белән таныштырды. Чара барышында сорауларга дөрес җавап биргән иң игътибарлы китап укучыларга курчак театры спектакленә чакыру билетлары тапшырылды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: