«Безне китап белән очрашу көтә» Әдәби бәйрәм (0+)

Китап көне – кызыксынучан китап сөючеләр, яңа әдәби ачышлар һәм күңелле маҗаралар бәйрәме ул.

25 март көнне Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы 1 нче санлы Мәзгълүмати-китапханә үзәгендә «Безне китап белән очрашу көтә» исемле әдәби бәйрәм белән башланып китте. Анда балалар яраткан китаплары, яңа геройлар белән очрашты.

IMG-20190313-WA0008
IMG_0145

Укучылар Балалар китабы атналыгы барлыкка килү тарихы һәм яңа китаплар белән танышты, хәзерге замана балалар язучылары турындагы мәгълүматны тыңлады. Чара кунаклары төрле уен һәм бәйгеләрдә катнашып, үзләрен чын китап сөючеләр икәнлеген күрсәтте. Балалар бик теләп әдәби бәйгедә катнашты, алар укылган өзек буенча әдәби геройның кайсы әкияттән икәнен атады, викторина сорауларына бик актив җавап бирде, табышмаклар чиште, әдәби әсәр авторларын искә төшерде, тапкырлыкка биремнәр үтәп үзләрен тикшерде.

Әдәби бәйрәмебез барлык катнашучыларга онытылмас китап белән аралашу мизгелләре һәм яхшы кәеф бүләк итте.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: