«Минем Татарстаным» әдәби марафоны (6+)
31
Август 2017
Пәнҗешәмбе
30 август көнне Үзәк балалар китапханәсе Габдулла Тукай скверында Республика көненә багышланган «Минем Татарстаным» дип исемләнгән әдәби марафон уздырды. Чара вакытында теләгән һәр кеше «Яраткан шәһәремне асфальтта ясыйм» конкурсында катнашты. Балаларның яраткан герое Белмәмеш кызлар һәм малайлар белән төрле кызыклы уеннар һәм ярышлар үткәрде. Шулай ук алар «Минем шәһәремә ягымлы сүзләр» акциясендә дә катнаштылар, ачык микрофонга Татарстаныбыз турында шигырьләр сөйләделәр, республикабызга һәм шәһәребезгә багышланган викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр. Һәрбер бала кечкенә призлар белән бүләкләнде. Бәйрәм «Ничек яшисең?» дигән флешмоб белән тәмамланды. |