«Яраткан геройларда кунакта» Әдәби калейдоскоп (12+)
19
Март 2019
Сишәмбе
19 март көнне уртанчы сыйныф укучылары өчен 3 нче санлы китапханә «Яраткан геройларда кунакта» исемле әдәби калейдоскоп уздырды. Балалар мавыктыргыч китаплар иленә сәяхәт кылды. Уенчылар, өч командага бүленеп, әдәби әсәрләр белгечләре исемен алу өчен көрәште. Алар викторина сорауларына җавап бирде, шарадалар чиште, геройларны искә төшерде, таныш фразалар буенча китапларның исемен атады. Шуннан соң укучылар чынбарлыкта булмаган геройлар яшәүче, ә хайваннар сөйләшә торган әкият дөньясына юнәлде. Сорауларга җавап бирергә кыенсынган очракта, катнашучылар киштәдәге китапларга мөрәҗәгать итә алды. Яшь китап сөючеләр барлык бәйгеләрдә уңышлы катнашып, үзләренең зирәклекләрен һәм китап укырга яратуларын күрсәтте.
|