«Мәңгелек каһарманлык» («Подвиг мужества») Әдәби сәгать (12+)

15 февральдә 22 нче санлы китапханә хезмәткәрләре урта сыйныф укучылары өчен татар шагыйре Муса Җәлил туган көнгә багышланган «Мәңгелек каһарманлык» исемле әдәби сәгать уздырды.

Чара барышында укучылар язучы тормышындагы кызыклы фактлар белән танышты, Р.Мостафинның «Өзелгән җыр эзләре буйлап» – «Йөз дә ундүрт адым» китабыннан бер өзек, шулай ук каһарман-шагыйрьнең «Бәхет», «Кызыма», «Ышанма», «Минзәлә кызына» кебек шигырьләрен тыңлады, «Моабит дәфтәрләре» нәфис фильмыннан бер эпизод карады.

«Үлемсезлеккә хөкем ителгән» документаль фильмы аша балалар «Моабит дәфтәрләре», аларның туган якка әйләнеп кайту тарихы һәм Муса Җәлилнең гаиләсе белән таныша алды.

Катнашучылар шәһәребездә һәйкәл, сквер, китапханә каһарман-шагыйрь исеме белән аталып, Муса Җәлил хәтере мәңгеләштерелүе хакында искә төшерде. Чара азагында Җәлил шигырьләре – шагыйрьнең кешелек каһарманлыгы кайтавазы, дигән нәтиҗә ясалды.

Поделиться: