Шагыйрь Евгений Долматовский иҗаты буенча әдәби сәгать (18+)

15 февральдә шәһәр Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Ветеран» пансионатында ял итүчеләр өчен шагыйрь Евгений Долматовский иҗатына багышланган «Без хәзер дә яшьлегебезгә тугры» («Мы юности нашей, как прежде, верны») исемле әдәби сәгать уздырды.

P1070001
P1070006
P1070002
IMG-20190215-WA0016

Язучының тормыш юлы битләрендә илебезнең тарихы чагыла: ул һәрчак алгы рәтләрдә бара, 30 нчы елларда комсомол чакыруы буенча үзе кебек үк энтузиаст яшьләр белән беррәттән Метро төзелешендә эшләгән, Ерак Көнчыгышка барган, Бөек Ватан сугышында, фин сугышында хәрби корреспондент булган. Кая гына бармасын, ул шигырьләр иҗат иткән. Аларның күбесе популяр җырларга әверелгән: «Любимый город», «Случайный вальс», «Сормовская лирическая»…

Чарага килүчеләр шагыйрьнең «Комсомольская площадь», «Сирень», «Я верил в детстве искренне и твердо», «Некрасивых женщин не бывает» кебек шигырьләрен укыды. Ветераннар Е.Долматовскийның «Добровольцы» шигъри романы буенча куелган шул исемдәге нәфис фильмны искә алды. Ул сугышны үз башыннан кичергән һәм сугыш хәрабәләрен кире торгызган, метро төзелешендә хезмәт куючы романтик рухлы һәм батыр комсомол яшьләр буыны турында.

Чара азагында китап сөючеләр шагыйрьнең шигырь һәм чәчмә әсәрләрдән торган китаплары белән танышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: