Н.В. Гоголь иҗаты буенча әдәби сәгать (16+)

24 нче санлы китапханәдә Яр Чаллы политехника көллияте студентлары өчен Н.В.Гоголь иҗатына багышланган «Мин барысы өчен дә табышмак булып калам…» исемле әдәби сәгать узды.

IMG-20190311-WA0005
SAM_5411
IMG-20190311-WA0008
SAM_5412

Николай Васильевич Гогольнең тормышы күпкырлы һәм серле. Чарада мультимедиалы презентация, документаль материаллар аша язучының тормыш юлындагы яңа кызыклы фактлар һәм аның серле үлеме турында белделәр. Гоголь геройларының әлегә кадәр заман рухында булуын билгеләп уздылар. Легендалар, әкиятләр, ышанулар һәм халыкның милли колорит белән сугарылган чынбарлык тормышы «Вечера на хуторе близ Диканьки» җыентыгында чагылыш таба. Ә менә «Тарас Бульба», «Ревизор» әсәрләрендә, «Мёртвые души» поэмасында Гоголь бөтенләй башка яктан ачыла.

Әлеге очрашудан күренгәнчә, яшьләрдә әле бүген дә Гоголь иҗаты белән кызыксыну кимеми, укучылар язучыны яңадан ача һәм аның әсәрләренең актуальлеге һәр буынга күчә бара.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: