Мирсәй Әмир иҗатына багышланган әдәби кичә

26 нчы гыйнвар көнне татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан танылган татар классик язучысы Мирсәй Әмир иҗатына багышланган әдәби кичә оештырылды. Кичәгә кунак булып килгән укучылар язучының тормыш юлы, иҗаты белән генә танышып калмады, үзләре дә «Зур бүләк» исемле хикәясен сәхнәләштерде. Кичәбезнең төп максаты – мәктәп программасына кертелгән әсәрләре, зур сәхнәләрдә куела торган пьесалары аша яшь китап укучылар күңелендә язучы иҗатына кызыксыну уяту, чын мәгънәсендә, тормышка ашты.

Поделиться: