«Хыяллар иле – әкият» исемле әдәби сәгать (6+)
14 февраль көнне, «Тылсымлы сүз – фольклор» программасы кысаларында, 23 санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен татар халык әкиятләре буенча әдәби сәгать узды. Балаларга борынгы халык авыз иҗаты жанры буларак, әкиятнең килеп чыгу тарихы, аның дөньясының күптөрлелеге, әкиятләрдәге үгет-нәсыйхәт турында мәгълүмат бирелде. Укучылар, бик кызыксынып, «Әкиятне рәсемнән танып бел», «Серле капчык», «Әйт, дускаем» уеннарында; «Тылсымлы предметлар», «Әкиятләрдә аларны ничек атыйлар» бәйгеләрендә катнашты; «Әкиятләрдә хайваннар дөньясы» исемле викторина сорауларына җавап бирде. Шуннан соң балалар «Әкиятләр иленә сәяхәт» электрон презентациясе, «Төлке белән каз» мультфильмы, сәхнәләштерелгән «Өч кыз» әкиятен карап, кабатланмас тылсым һәм хыял дөньясына чумды.
|