«Гаҗәеп табигать дөньясы» Әдәби сәгать (6+)

15 март көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә «Иң яхшы китап укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез» программасы кысаларында яшь китап сөючеләр белән берлектә «Гаҗәеп табигать дөньясы» исемле әдәби сәгать узды.

IMG_0004
IMG_0025
IMG_0011
IMG_0026

Чара табигатьне өйрәнүче язучылар В.Бианки, Е.Пермяк, Н.Чаплин, М.Пришвин һ.б.ларның китапларыннан торган күргәзмәне караудан башланды. Китапханәче балаларга В.Бианкиның «Первая охота» исемле гыйбрәтле хикәясен укыды. Әдәби сәгать кунаклары бик теләп «Ә син беләсеңме?», «Кем икәнен таны», «Нилектән? Ничек? Нәрсә?» кебек сораулардан торучы «Акыллы егетләр һәм кызлар» исемле танып белү викторинасында катнашты. Һәр дөрес җавап өчен укучылар хайван, бөҗәк, кош рәсемнәре төшерелгән стикерлар алды һәм алдан әзерләнгән стендка ябыштыра барды. Чара барышында балалар кошлар тормышы, чәчәк атамалары, үләннәрнең файдалы үзлекләре турында күп кенә кызыклы фактларны белде, китапханә «квилт»ын ясауга иҗади якын килде.

Табигать сөюче язучыларның хикәяләре һәр заманда үз укучыларын таба, алар табигатьне яратырга һәм сакларга, гадәти булмаганны күрә белергә, күзәтүчән булырга өйрәтә.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: