Д.Н. Мамин-Сибирякның иҗаты буенча очрашулар (6+)

IMG_0083
IMG_0073
IMG_0104
IMG_0060
IMG_0091

Д.Н. Мамин – Сибирякның 165 еллык юбилеена багышлап оештырылган «Балалар өчен иҗат итү – үзе бәхет» дип исемләнгән Регионара акция кысаларында 10 нчы һәм 11 октябрь көнне 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре әдәби композиция һәм әдәби кичә оештырдылар. Чаралар  китап күргәзмәсенә күзәтү белән башланып китте. Китапханәче балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. “Батыр куян” әкияте кычкырып укылды һәм балалар әлеге әкияттән өзек күрсәттеләр. Әдәби кичәгә Чаллы язучысы Черникова Людмила чакырылды. Ул балаларны үзенең иҗат җимешләре – шигырьләре  белән таныштырды, ә балалар исә язучыны сорауларга күмделәр. Очрашу азагында балаларга Мамин – Сибирякның “Соры түш” әкияте буенча төшерелгән мультфильм күрсәтелде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: