«Вакыт агымы аның иҗатын гасырлар аша илтә»: әдәби сәгатьләр (18+)
Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан «Хезмәт ветераннары өчен пансионат» ветераннары һәм «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге реабилитантлары өчен танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Алексей Николаевич Толстойның 140 еллыгына багышланган «Вакыт агымы аның иҗатын гасырлар аша илтә» дип аталган әдәби сәгатьләр үткәрелде. Әдәби сәгатьтә катнашучылар Алексей Толстойның мәктәп елларыннан ук таныш «Аэлита», «Хождение по мукам», «Пётр I» романнарын искә төшерде. Геройларның характеры турында фикер алышу әлеге әсәрләр буенча төшерелгән кинофильмнардан видеоөзекләр күрсәтү белән үрелеп барды. Укучылар күренекле һәм күпкырлы язучы тормышының төрле чорларын чагылдыручы документаль материаллар белән танышты, үзенең жанрлы һәм тематик күптөрлелеге белән сокландыручы гаҗәеп иҗатка кагылды. Аның эмиграциядәге тормышы, Туган иленә кайтуы, шулай ук Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышы елларында хәрби корреспондент булып эшләве турында белде. Үткәрелгән чара Алексей Толстойның иҗаты актуальлеген югалтмавы һәм бүгенге көндә дә укучы күңелендә үз урынын табуына тагын бер дәлил булды. |