«Яков Аким шигырьләренең төрле төсле утлары» әдәби танышу (6+)

14 нче санлы китапханәнең яшь китап сөюче дуслары күренекле шагыйрь һәм тәрҗемәче Яков Лазаревич Акимның иҗаты белән танышты. Аның балалар өчен язылган әсәрләре матур, шатлыклы, төрле төсләргә бай. Аларда гадәти булмаган төсләр, музыка, әһәмиятле мәгънә, һәм әлбәттә, бәйрәм һәм шаяру хисе салынган әкият рухы хакимлек итә. Балалар Яков Акимның балачагы турында белде, зур кызыксыну белән шагыйрьнең тугрылык, ярдәмчеллек, дуслык турындагы «Моя родня», «Пишу тебе письмо», «Мой друг» шигырьләрен тыңладылар. Чара азагында укучылар Я. Аким шигыре буенча төшерелгән «Письмо неумейке» мультфильмын карады һәм китапханәче сорауларына җавап бирде. 

Поделиться: