«Балачакның якты мизгеле» дигән әдәби танышу (12+)

17 гыйнвар көнне «Татар язучылары: китаплар һәм язмышлар» программасы кысаларында Шәүкәт Галиев иҗаты белән әдәби танышу чарасы узды. Шәүкәт Галиев – танылган балалар язучысы, шагыйрь, күренекле татар әдәбияты эшлеклесе. Балалар темасына ул барлыгы 30дан артык китап язган. 1970-1980 нче елларда басылып чыккан балалар китаплары өчен ул Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, А. Алиш исемендәге һәм халыкара Г.X.Андерсен премияләре белән бүләкләнгән. 1995 елда ТР Президенты Указы белән Шәүкәт Галиевка татар әдәбияты үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасының Халык шагыйре дигән мактаулы исем бирелә. 

лалал
ф
ф1
ф3
ф4
ф5
ф2

Китапханәчеләр генә түгел, ә укучылар да әлеге очрашуга алдан әзерләнеп килде: алар шагыйрьнең әсәрләренә иллюстрацияләр ясады, авторның шигырьләрен ятлады. Китапханә хезмәткәрләре балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, яшь китап сөючеләр язучының тормышыннан кызыклы вакыйгалар турында сөйләгәнне тыңлады. Алар бик теләп Ш.Галиев шигырьләрен укыды, аның сүзләренә язылган җырларны тыңлады. Чарада шагыйрь катнашындагы документаль видеокадрлар кулланылды. Шәүкәт Галиев иҗаты яхшылыкка чакыра, эчкерсезлек, гаделлек, ата-анага һәм туган җиргә мәхәббәт кебек матур хисләр тәрбияли. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: