«Тормыш асылы сөюдә» («Любви живое озаренье») Әдәби сәяхәт (16+)
15
Февраль 2019
Җомга
14 февраль – Гашыйклар көне уңаеннан, 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге»ндә «Тормыш асылы сөюдә» («Любви живое озаренье») исемле әдәби сәяхәт уздырды. Чарада катнашучылар әлеге бәйрәмнең тарихы, символлары һәм дөньяның төрле почмакларында аны уздыру традицияләре турында кызыклы мәгълүмат алды. Гашыйклар көне – елның иң шигъри, иң романтик көне. Безнең чарага килүчеләр дә бу көнне үзләре язган котлауларын һәм мәхәббәт турында шигырьләрне бик теләп укыды. Алар Р. Рождественский, А.С. Пушкин, Ф.И. Тютчев, Ф. Яруллин, К. Булатова һ.б. шагыйрьләрнең мәхәббәт лирикасын чагылдырган әсәрләрен искә төшерде. Чарада катнашучылар игътибарына «Мәхәббәт ул – тылсым дөньясы» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
|