«Пушкинның соңгы дуэле сере» әдәби тикшеренү (12+)

Хәзерге заман рус әдәби теленә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинның тормышы бөек шагыйрь һәм язучы иҗатын өйознүчеләрнең игътибарын һәрвакыт үзенә җәлеп итә. 15 октябрьдә 17 нче санлы китапханә укучылар өчен «Пушкинның соңгы дуэле сере» дигән әдәби тикшеренү оештырды.

17ф. Дуэль Пушкина
17ф. Дуэль Пушкина1
17ф. Дуэль Пушкина2

Александр Пушкинның дуэльдә үтерелү турында эшне ике гасырга якын элек хәрби суд караган. Кайбер тарихчылар ул гадел була алмаган дигән уйда, чөнки судьялар (гвардия офицерлары) үзләренең, заманча әйткәндәй, «корпоратив» әхлагы буенча Дантес ягында булган. Шулай ук чарада  А. С. Пушкин гаиләсе һәм балалары тормышыннан аз билгеле булган фактларга да игътибар бирелде.
Катнашучылар чор рухына кереп чумды, мавыктыргыч тикшеренү шаһитлары булды, шул ук вакытта Пушкинның илебез сәнгате һәм әдәбиятына керткән өлешен яхшырак бәяләргә мөмкинлек биргән тарихи контекст буенча үз белемнәрен баетты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: