«Яшәгән ди булган ди әкиятче»: әдәби сәяхәт (0+)

31 гыйнвар көнне 10 нчы санлы китапханә «Йолдыз» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне күренекле язучы Шарль Перро әкиятләре буенча әдәби сәяхәткә чакырды. Ул язучының тууына 395 ел тулуын билгеләп үтүгә багышланды. 

сказочник
10ф. У книжной выставки
10ф. Поймай, мышку!
10ф. Инсцинируем сказку
10ф. Собираем пазлы
10ф. «Жил-был сказочник»

Чараның беренче өлешендә балалар француз әкиятчесенең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Алар париж малае, адвокат улыннан ничек итеп гаҗәеп әкиятче-язучы килеп чыгуы турында белде. Аның әкиятләре һәркемгә балачактан таныш. Кем генә балалар өчен язылган тапкыр Итекле Мәче, кыю Кызыл калфак, гүзәл Йоклаучы кыз, акыллы Көлсылу һ.б.лар турында ишетмәгәндер! Менә инде өч йөз елдан артык дөньяның барлык балалары аларны белә һәм ярата. 

Шуннан соң балалар зур кызыксыну белән «Геройны таны» әкияти викторинасы сорауларына җавап бирде, һәм шулай ук «Буталчык» уенында әкиятләргә чын исемнәрен кире кайтарырга булышты. Балалар бик мавыгып «Итекле Мәче» әкияте буенча бәйгедә тычкан тотарга тырышты, ә аннан соң алар бик теләп «Кызыл Калфак» әкиятен сәхнәләштерүдә катнашты.

Чара азагында балалар зур кызыксыну белән язучының китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китапларын карады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: