«Серле Гоголь»: әдәби сәяхәт (12+)

10 март көнне 15 нче санлы китапханә яшүсмерләр өчен «Серле Гоголь» дигән әдәби сәяхәт уздырды.

гоголь
IMG_20230310_140605
IMG_20230310_133801
IMG_20230310_141147
IMG_20230310_135404

Чарага килгән яшүсмерләр язучы турында искә төшереп кенә калмады, ә аның тормышы һәм иҗаты турында бик күп кызыклы һәм яңа мәгълүмат алды. Яшьләр язучының тормышы белән бәйле истәлекле урыннар – Сорочинцы, Диканька, Мәскәү, Петербург һәм Рим белән танышты. «Вечера на хуторе близ Диканьки» һәм аларның «Ночь перед Рождеством» дигән иң танылган повестена аерым игътибар бирелде, балалар аны сәхнәләштереп, үзләренең актерлык сәләтен күрсәтте. Геройлар Оксана һәм Вакула турында өзекне сәхнәләштергәннән соң, сыйныфташлары өчен Николай Васильевичның тормыш юлы һәм иҗаты буенча «Әдәби мозаика» викторинасы уздырдылар. Чара барышында яшьләр «Әсәрне таны», «Тылсымлы сандык», «Әдәбият белгечләре», «Буталчыклар» кебек бәйгеләрендә актив катнашты.

Әдәби сәяхәткә нәтиҗә ясап, язучының тормыш юлы һәм иҗатын иң яхшы белүчеләр ачыкланды. Чара яшүсмерләрнең «Мертвые души» әсәреннән өзекне сәнгатьле итеп укуы белән тәмамланды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: