«Эрнст Теодор Амадей Гофманның тылсымлы әкиятләр дөньясы» әдәби сәяхәте (6+)

21 октябрьдә 11 нче санлы китапханәдә уенчыклар җанлана, тылсымлы сәгатьләр текелди торган, ә гади мәченең сихерләнгән патша кызы булып чыгарга мөмкин булган гаҗәеп дөньяга ишек ачты. Кече мәктәп яшендәге балалар өчен бөек әкиятче Эрнст Теодор Амадей Гофманның иҗатына багышланган әдәби сәяхәт узды. 
Кем ул Гофман? Күп кенә өлкәннәр өчен ул җитди романнар авторы, әмма балалар өчен язучы – дөньяга «Щелкунчик», «Крошка Цахес» һәм «Золотой горшок» әсәрләрен бүләк иткән бөек тылсымчы һәм уйлап табучы. Яшь кунакларыбыз менә шул геройлар белән сәяхәткә юл тотты!
Балалар әкиятләр тыңлап кына калмады, ә аның тулы хокуклы катнашучылары да була алды. Алар Гофманның язучы гына түгел, ә талантлы комплзитор һәм рәссам да булуын белде. 
Чара Эрнст Теодор Амадей Гофман укучыларына җиткерергә теләгән төп фикерне ачыклау белән тәмамланды: тылсым ул тылсымлы илләрдә генә яшәми, ул гади әйберләрдә дә яшеренгән. Бары тик дөньяга игътибар беләнрәк карарга өйрәнергә һәм гаҗәпләнә белү сәләтен югалтмаска кирәк. 

Поделиться: