«Күңелле вагон»: әдәби сәяхәт (6+)

3 июнь көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп яны лагерена йөрүче балаларны  «күңелле вагон»да әдәби сәяхәт кылырга чакырды.

Веселый вагончик
10ф. Веселый конкурсы
10ф. В «Замке загадок»
10ф. Литературное путешествие «Веселый вагончик»
10ф.Вспомним сказки!

Сәяхәт башында балалар «Әкиятләр аланы»нда булды, анда барысы да китапханәгә килгән яшь кунакларның әкиятләрне бик яратуы һәм яхшы белүен аңлады. Шуннан соң балалар «Табышмаклар йорты»на килеп эләкте, бик теләп буталчык табышмакларны чиштеләр, ә аннан соң күңелле вагон балаларны «Маҗаралар бульвары»на алып килде. Алар андагы шигъри кроссвордларны, шарадаларны һәм филвордларны җиңеллек белән җиңеп чыкты. Шуннан соң яшь сәяхәтчеләр «Шигърият һәм Җыр елгалары» яныннан узды, анда барысына да күңелле булды. Әдәби сәяхәт «Дуслар мәйданы»нда тәмамланды. 

Чарада катнашучылар үзләренең күп укыганлыкларын һәм китапларга мәхәббәтен, игътибарлылыкларын һәм командада эшли белүләрен, күңелле маҗараларга әзерлекләрен һәм кызыксынучанлыкларын күрсәтте. Ә иң мөһиме – тылсымлы китаплар дөньясына тагын да якынайдылар!

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: