«Күк йөзендә салават күпере елмая»: әдәби сәяхәт (6+)

7 апрель көнне 14 нче санлы китапханәдә танылган балалар язучысы һәм шагыйре Валентин Берестов иҗатына багышланган «Күк йөзендә салават күпере елмая» дигән әдәби сәяхәт узды. 

144
14ф. Берестов1
14ф. Берестов

Чара башында китапханәче балаларга апрель аенда язучының тууына 95 ел тулуны билгеләп үтүләре турында сөйләде. Укучылар аның тормыш һәм иҗат юлындагы төп этаплары, әдәби эшчәнлегенә тәэсир иткән вакыйгалар белән танышты. Балалар язучының шигырьләрен һәм әкиятләрен укыды, «Кем икәнен белегез?», «Тиешле сүзне әйт», «Сезнең портфельдә нәрсә?» дигән викториналар сорауларына җавап бирде. Мәктәп укучыларын В. Берестовның китапханәдә булган китаплары белән таныштырдылар һәм яхшы китапларны күбрәк укырга киңәш иттеләр. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: