«Укытучы китап битләрендә»: әдәби сәяхәт (0+)

Укытучы – вакытка, модага һәм географиягә бәйсез уникаль һөнәр. Күпләгән һөнәрләр арасында укытучы һәрвакыт аерым бер урын алып торды һәм тора. Укытучы һәм остаз елы уңаеннан 22 март көнне 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре «Укытучы китап битләрендә» дигән әдәби сәяхәт уздырды.

ф16
1679569623279
1679488376492
1679488259669
1679569608792

Чара барышында катнашучылар һәр кеше тормышында укытучының әһәмиятле роле, шулай ук беренче мәктәпләр барлыкка килү, беренче укучылар һәм аларның беренче мөгаллимнәре нинди булуы турында белде. Балалар төп геройлары укытучы һәм укучылар булган матур әдәбият әсәрләре (В. Распутин «Уроки французского», Ю. Нагибин «Зимний дуб», Н. Носов «Витя Малеев в школе и дома», Ф. Искандер «Тринадцатый подвиг Геракла» һ.б.) битләре буйлап сәяхәт кылды. Катнашучыларга «Укытучы» сүзенә сиквейн төзү бик ошады, шулай ук алар бик теләп «Минем яраткан укытучым» темасына кечкенә инша язды. Чара дәвамында мәктәп һәм укытучылар турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады, укытучының авыр, әмма игелекле хезмәте турында нәфис фильмнардан өзекләр күрсәтелде. Иң борынгылардан булуына карамастан, ул бүген дә иң кирәкле, аңа ихтыяҗ зур булган һөнәр булып кала. 

Очрашу азагында балалар «Укытучы, синең исемең каршында…» китап күргәзмәсе белән танышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: