«Могҗизалар иле» әдәби сәяхәте (6+)

21 гыйнвардан 23 гыйнварга кадәр 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы кысаларында, яшь укучылар өчен «Могҗизалар иле» дигән әдәби сәяхәт уздырды.

(1)image-21-01-26-01-59-3
(2)image-21-01-26-01-58-5
(3)IMG_2887
(4)20260121_122640
(5)IMG_2906

Чара кунаклары әкиятләр, язучылар әсәрләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты, балалар бәйге һәм викториналарда актив катнашты. «Шигърият», «Детективлар» һәм «Блиц-эрудиция» этапларында укучыларга җиңел булмады, әмма алар гади булмаган сорауларга энтузиазм белән тотынды. Биремнәрне җиңеп чыгар өчен, тирән белемнәр генә түгел, ә үткен акыл, тиз фикер йөртә белү дә таләп ителде. Һәр дөрес җавап төп максатка таба юлда кечкенә генә бер җиңү булды. Кызыклы һәм күптөрле биремнәр баштарак бик үк актив булмаган катнашучыларны да мавыктыра алды. Чөнки иң мөһиме – ул эш барышыннан, азарттан һәм сәламәт көндәшлектән канәгатьлек алу!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: