«Могҗизалар иле»: әдәби сәяхәт (6+)

5 май көнне 16 нчы санлы китапханә кече яшьтәге укучылар өчен «Могҗизалар иле» дигән әдәби сәяхәт уздырды. Ул күренекле балалар язучысы һәм шагыйре, тәрҗемәче, балалар һәм яшүсмерләр өчен язган әсәрләре өчен Россиянең Дәүләт премиясе лауреаты Ирина Петровна Токмакова иҗатына багышланды. 

Страна чудес
20220505_105128
20220505_102725
IMG-20220505-WA0032

Балалар Ирина Токмакованың гаҗәеп шигърият илендә уй-хыяллар һәм чынбарлыкның үрелеп баруын белде. Матур рәсемле презентация уен-сәяхәт үткәрү өчен нигез булды. Балалар актив рәвештә табышмаклар чиште, иҗади биремнәр үтәде: шигырь юлын дәвам ит, җөмләне тәмамла, «мактау сүзләре» уйлап тап. Катнашучылар шагыйрә башкаруында шигырьләр һәм аның сүзләренә язылган җырларның аудиоязмаларын бик теләп тыңлады, 1974 елда язучының сценариесе буенча төшерелгән «Серле планета» мультфильмын зур кызыксыну белән карадылар. Чара күңелле һәм эчтәлекле узды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: